2018 нче елның 20-21 декабрендә Татарстан Республикасы һәм Удмурт Республикасы архив хезмәтләре арасында хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Галимова Гөлнара Миргазиян кызы һәм Венедиктов Кирилл Александрович Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре комитеты һәм Удмуртия Республикасы дәүләт архивларында республика хакимияте органнары архивларында һәм дәүләт архивларында электрон документлар тапшыруны һәм саклауны җайга сала торган норматив-хокукый актлар эшчәнлеген оештыру һәм әзерләү буенча, шулай ук Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре буенча комитетның ведомствоара эксперт-тикшерү методик комиссиясе эшен оештыру буенча тәҗрибә алмашу максатларында булдылар.
Удмуртия архив хезмәте эшчәнлеге белән Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре комитеты рәисе Н.В. Тойкина кыскача таныштырып үтте. Архивчылар архив һәм архив эше өлкәсендә хакимиятнең вәкаләтле органнары эшчәнлегендә барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Удмуртия Республикасының Үзәк дәүләт архивында hәм дәүләт социаль-хокукый документлар архивында булдылар.