Татарстан архивчылары Саратов өлкәсенең архив учреждениеләрендә булдылар

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

2018 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре эш визиты белән Саратов өлкәсе Хөкүмәте Эшләр белән идарә итүнең архив эшләре идарәсендә, Саратов өлкәсенең дәүләт архивында һәм Саратов өлкәсенең иң яңа тарих дәүләт архивында булдылар.

Архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге мөдире И. А. Мөстәкыймов һәм архив тармагын мәгълүматлаштыру бүлекчәсе өлкән белгече Р. И. Закиров Саратов коллегаларының иҗтимагый-хокукый һәм генеалогик мөрәҗәгатьләрне үтәү, документларны цифрлы фортматка күчерү һәм архив документларыннан файдалану тәҗрибәсен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International