Татарстанның халык хуҗалыгы тарихы архив документларында: грамотасызлыкны бетерү, Кызыл Армия сугышчыларына хатлар һәм яңа гигантлар төзү

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

2018 елның 26 декабрендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында халык хуҗалыгы тарихына багышланган күргәзмә узды. Күргәзмә "Ел җитәкчесе" республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы кысаларында үткәрелде.

Республика архивчылары күргәзмәдә Татарстан сәнәгатен үстерү тарихына караган документлар тәкъдим иттеләр: предприятиеләр төзү турында хөкүмәт карарлары, фотодокументлар, газеталар, С. М. Киров исемендәге СК-4 заводының партбюро политинформаторы Н. Аблаевның заводта грамотасызлыкны бетерү турында доклады, Кызыл Армия сугышчыларына хезмәтчеләрнең Яңа ел белән котлап һәм немец илбасарлары белән сугышларда уңышлар теләп язган хаты һәм "СССР һәм Бөек Британия Берләшкән Корольлеге арасында Гитлер Германиягә каршы сугышта Союз турында шартнамәгә" кул куюны хуплау турында С. М. Киров исемендәге СК-4 заводы эшчеләренең митингы карары.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановка, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиевкә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшинга һәм Казан шәһәре мэры И. Р. Метшинга күргәзмә буенча экскурсияне «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча директор урынбасары И. Ф. Шәфиков үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International