Хабаровск крае һәм Татарстан Республикасы архив ведомстволары арасында хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Хабаровск крае Хөкүмәтенең Гражданлык хәле актларын теркәү һәм архив эшләре буенча комитетында, «Хабаровск крае Дәүләт архивы» край дәүләт бюджет учреждениесендә һәм «Хабаровск шәһәре документлар саклау үзәге» муниципаль казна учреждениесендә булдылар.
Республика архивчылары Хабаровск хезмәттәшләренең архив документларын куллану, цифрлы форматка күчерү, электрон уку залы белән эшләү, социаль-хокукый мөрәҗәгатьләрне үтәү, конкурс идарәчеләре белән эш алып бару тәҗрибәсен һ. б. мәсьәләләрне өйрәнделәр.