Казанга Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе профессор Угур Унал килде. Визитының максаты – Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясендә катнашу.
Бүген Угур Унал Декабристлар урамының 4 нче йортында урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бинасында булды. Архивчылар кунакны эш үзенчәлекләре һәм методлары белән таныштырдылар, экскурсия үткәрделәр, 1737 елгы метрика дәфтәре, Габдулла Тукайның тууы теркәлгән метрика дәфтәре, 1827 елгы бер православ мәхәлләсенең исемлеге; XVIII гасыр христиан догалыгы, Рамазан Шакировның Сталинга төрмәдән кулъяулыкка язган хаты, Татарстан АССР Югары Советы депутаты Галимҗан Шаһимәрдановның пуля тишкән таныклыгы кебек кыйммәтле документларны күрсәттеләр.
Угур Унал шулай ук архив саклагычның яңа бинасын да карады. Саклагычның мәйданы 822,6 м2 тәшкил итә. Ул 9 316 киштәне үз эченә алган 9 метр биеклектәге стеллажлар белән җиһазландырылган, анда 500 меңнән артык саклау берәмлеге урнаштырырга мөмкин.
Архив саклагыч югары технологияле интеллектуаль система белән җиһазландырылган, ул автоматик режимда тотрыклы климат шартларының саклануын тәэмин итә (һава җылылыгы һәрвакыт 17-19 градус, дымлылык 50% тәшкил итәчәк). Бинада шулай ук янгын сүндерү инновацион системасы да урнаштырылган. Ул ут чыккан очракта суны аэрозоль хәленә китереп тарата, аның микрон кисәкчәләреннән нәзек су пленкасы хасил була, пленка төтеннең таралуын туктата һәм янгынны сүндерә. Шуның белән документларның зарар күрү ихтималы кими.