Архивчылар балаларны һөнәрләре белән таныштыра: дәүләт архивы сәламәтлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча яңа проектны гамәлгә ашыра башлады

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

“Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесендә “Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри адаптация” дигән яңа проект буенча беренче дәрес узды.

Дәүләт архивы хезмәткәрләре “Сәламәтлекләре чикләнгән ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 11 нче Казан мәктәп-интернаты” дәүләт белем бирү бюджет учреждениесендә һәм “Ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты” дәүләт бюджет учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрделәр.

Проектның максаты өлкән класс укучыларына архив эше өлкәсендә булган эш-хезмәт урыннары турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. Һөнәри яраклылык критерийларының күп булмавы архив тармагына эшкә төрле авыруларга дучар булганнарны кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Архивчылар балаларга архив буенча экскурсия үткәрдәләр, архивчы эшенең үзенчәлекләре – килгән мөрәҗәгатьләрне кабул итү һәм башкару, документларны реставрацияләү, генеалогияне өйрәнү, архив эшләрен төпләү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International