Булачак тарихчылар һәм укытучылар дәүләт архивында практика үтә

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесендә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары практика үтә. Практиканы «Тарих», «Төрки халыклар тарихы», «Педагогика белеме» юнәлешләре буенча укыган 135 студент узачак.

Егетләр һәм кызлар дәүләт архивында практиканы пәнҗешәмбе һәм җомга саен 16 майга кадәр үтәчәкләр. Бу вакыт эчендә алар гамәли күнекмәләр һәм сайлап алынган белгечлекләре буенча һөнәри белем алырга, Бөтендөнья театр көне, Татарстан финанс министрлыгының 100 еллыгы, Казан Мариинская гимназиясенең ачылуына 160 ел, КамАЗ төзелүгә 50 ел һәм башка темаларга караган документларны барларга һәм сайлап алырга өйрәнергә тиеш.

Практиканың нәтиҗәсен билгеле тема буенча ачыкланган документлар комплексы һәм комиссиягә тәкъдим ителеп якланган реферат тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International