Архивчылар нәсел шәҗәрәсен төзү алгоритмын ачтылар

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә Казан шәһәре Идел Буе районының 73 нче урта мәктәбе укучылары өчен шәҗәрә төзү буенча мастер-класс узды. Балалар өчен дәресне Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфиков үткәрде.

Илдар Шәфиков укучыларны документлар эзләү буенча инструкциядән файдаланырга, билгеле бер эш бирү турында таләпне дөрес төзергә өйрәтте, туганнары турында мәгълүматлар эзләүне нидән башларга һәм генеалогик тикшеренүләрне ничек дөрес итеп үткәрергә кирәклеге турында сөйләде.

Дәүләт архивында 1724 елдан башлап Казан губернасының рус метрик кенәгәләре һәм ревизия дәфтәрләре, 1865 елдан башлап мөселман метрик кенәгәләре саклана. 1917 елдан соң эшләнгән язмалар турында дәүләт архивына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – 1918 елдан туу, никахлашу һәм үлем ЗАГС органнары тарафыннан теркәлеп бара.

Мәктәп укучыларының традицион «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында бүләк алу мөмкинлеге бар. Үткәрү вакыты һәм шартлары турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары» бүлегенә урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International