Татарстан АССРның 100 еллыгына дәүләт архивы республиканың төрле тармаклары үсешенә мөһим өлеш керткән кешеләрнең фотолары кергән фотоальбом бастырып чыгарачак.

2019 елның 15 феврале, җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында доклад белән чыгыш ясады.

Гөлнара Габдрахманова чыгышында Татарстан АССРның 100 еллыгына дәүләт архивы республиканың төрле тармаклары үсешенә мөһим өлеш керткән кешеләрнең фотоальбомын чыгарачагы турында белдерде. Әмма авыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат аз: 90 нчы еллардан дәүләт архивына авыл хуҗалыгы тарихына караган документлар тапшырылмый диярлек. Икътисадның иң эре тармакларыннан берсе булган авыл хуҗалыгы эшчәнлеген – республика территориясендә нинди программаларның, грантларның, инвестиция проектларының гамәлгә ашырылуын, агросәнәгать комплексының ничек җиһазландырылуын, республикада төрле формадагы авыл хуҗалыкларының үсешен яктырткан архив документлары сакланмый, Тармак җитәкчеләре һәм атказанган хезмәткәрләре эшчәнлеге турында да документлар тупланмый.

«Бүген Татарстанда 650 дән артык предприятие эшли, шуларның 11е генә архивларның оешма-чыганагы булып тора. Авыл хуҗалыгы тармагы архивларында 78 меңнән артык эш саклана, шуларның 88% — социаль җәһәттән әһәмияткә ия эш-хезмәт документлары. Авыл хуҗалыгы учреждениеләренең яртысы документларны даими саклауга тапшыру вакытын үти. Әмма документларны тасвирлау буенча биш кенә учреждениенең бурычы юк», ¾ дип хәбәр итте Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу бушлыкны тутырырга һәм һәр район һәм авыл хуҗалыгы эшчелэре буенча мәгълүмат җыярга кушты.

«Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәр район, предприятиеләр һәм анда эшләгән кешеләр буенча тулы бер программа төзергә кирәк. Без коллективларда бу бәйрәмне лаеклы билгеләп үтәргә тиешбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International