2019 елның 15 нче мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
- Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының – сәнәгать һәм сәүдә, икътисад, сәламәтлек саклау, юстиция, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Татарстан Республикасы министрлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Казан федераль университеты, ДБУ «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге», ДАСУ «А.Ф. Агафонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе», ДБМУ «В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры», АҖ «Вакууммаш», Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл җирлекләре Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару буенча инструкцияләре, документларны хисапка алу исемлекләре; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ф. Т. Арсланованың шәхси документларын хисапка алу исемлеге, язучы С. Баттал, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фотодокументларын хисапка алу исемлеге каралды;
- Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлегенең оешма-чыганаклары туплау исемлегенә үзгәрешләр кертү турында белешмә каралды.