Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы һәм Архив эше буенча дәүләт комитеты белән Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре өчен семинар узды

2019 елның 22 марты, җомга

2015 елның 22 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышы һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә дәүләт хезмәтендә бүләкләр бирү, мәнфәгатьләр каршылыгының барлыкка килүе һәм аны җайга салу, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге (ЦЭСИ) тарафыннан ел саен әзерләнә торган «Җәмәгать приоритетларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат хисабы»н яктыртуга юнәлтелгән иде. Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International