Татарстан Дәүләт архивы вәкиле «Россия архивлары һәм Президент китапханәсе: 10 ел хезмәттәшлек итү» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 25-26 мартында Санкт-Петербургта «Россия архивлары һәм Президент китапханәсе: 10 ел хезмәттәшлек» исемле фәнни-гамәли конференция узды. Татарстан Республикасыннан конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының аудиовизуаль документларны һәм мәҗбүри нөсхәне саклау буенча директор урынбасары С. Н. Горохов катнашты.

«Б. Н. Ельцин исемендәге Президент китапханәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе - Россия дәүләтчелеге тарихы, теориясе һәм практикасы, рус теле буенча мөһим документларның электрон күчермәләрен саклау гомумдәүләт урыны, шулай ук Россия милли китапханәсе статусына ия булган күп функцияле мультимедиа-үзәк. Бүгенге көндә Президент китапханәсе фондында 770 меңнән артык саклау берәмлеге урнаштырылган.

Конференция кысаларында архив документларын сканерлау методикасы буенча мастер-класс узды, анда архив материалларын электрон формага күчерү үзенчәлекләре каралды. Конференциядә илебезнең дәүләт архивларының Президент китапханәсе белән Россия дәүләтчелеге барлыкка килү тарихы аспектларында милли электрон ресурс формалаштыруга юнәлтелгән эшчәнлекккә йомгак ясадылар һәм хезмәттәшлек итү юлларын билгеләделәр. Челтәр мохитында архив материаллары бирү, уртак проектларны гамәлгә ашыру, цифрлы архив контентын популярлаштыру өчен күргәзмә эшчәнлеге мөмкинлекләрен куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International