Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә алдан бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакындагы күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан планнан тыш тикшерү үткәрелде. Күрсәтмәнең үтәлмәгәнлеге ачыкланды, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 19.5 маддәсенең 1 нче бүлеге буенча административ хокук бозу турында протокол төзелде