Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Казан милли тикшеренү техник университеты А.Н. Туполев исемендәге-КАИ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә алдан бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакындагы күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан планнан тыш тикшерү үткәрелде. Күрсәтмәнең үтәлмәгәнлеге ачыкланды, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 19.5 маддәсенең 1 нче бүлеге буенча административ хокук бозу турында протокол төзелде.