Казан дәүләт энергетика университеты студентлары дәүләт архивында булдылар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесендә булачак архивчылар – “Казан дәүләт энергетика университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе студентлары өчен экскурсия үткәрелде. "Документлар һәм архив белеме» белгечлеге буенча 40 егет һәм кыз укый.

Студентлар уку залында, хезмәткәрләрнең эш кабинетларында, шулай ук архивсаклагычта һәм документларны цифралаштыру лабораториясендә булдылар. Студентлар өчен күргәзмә оештырылды, аларга Г. Тукайның туган көне язылган метрика китабы, 1942 елның 15 февралендә Смоленск өлкәсенең Велиж районы Будница авылы янында һәлак булган 491 нче аерым сапер батальон комиссары, Татарстан АССР Югары Советы депутаты Г. Шаһимәрдановның пуля тишкән таныклыгы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International