Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

2019 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 13.20 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында», "Юридик затларны һәм индивидуаль эшмәкәрләрне дәүләт теркәвенә алу турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» һәм “Россия Федерациясендә Архив эше турында” Федераль законның 23 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында” тәкъдимнәрен карадылар, Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыру проблемалары һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең оешма - чыганаклары белән эшләве турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International