2019 елның 20 апрелендә «КВИЗ, ПЛИЗ» интеллектуаль-күңел ачу уенының беренче туры узды. Аны Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы оештырды. Әлеге уен Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.
Уенда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының 20дән артык командасы катнашты, алар арасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре төркеме дә булды.
Уен 7 раундтан торды, һәр раундта 6 сорау бирелде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча Татарстан архивчылары өченче урынны алды. Икенче тур сентябрь аенда узачак.