Татарстан Республикасында традицион «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе узды. Аны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырды. Акциянең максаты - урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм гомумән экологик халәтне яхшырту.
Архивчылар табигать саклау акциясендә катнашып, Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында 200 төп үсенте утырттылар.