Идел буе федераль округы архивчылары татарстанлы коллегаларының архив эшенә караган законнарга үзгәрешләр кертү инициативасын хупладылар

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 апрелендә Уфа шәһәренең «Торатау Конгресс-Холл»ында Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасының Эшмәкәрлек форумы кысаларында «Архив эше» дип аталган түгәрәк өстәл үтте. Түгәрәк өстәлдә Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни-методик советына кергән Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Оренбург өлкәсе архив хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Модераторларлык вазифасын Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова һәм Башкортстан Республикасы Архив эшләре буенча идарәсенең архив эшен оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ирина Әсфәндиярова үтәделәр.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар контроль-күзәтүчелек эшчәнлеге реформасын гамәлгә ашыру кысаларында архив эше турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тотутыны камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова доклад белән чыгыш ясады.

“Документларны саклау, исәпкә алу һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чараларын көчәйтү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәлә булып кала. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 13.20 маддәсе нигезендә гражданнарга – 100 сумнан 300 сумга кадәр, вазифаи затларга 300 сумнан 500 сумга кадәр административ штраф салына. Субъект буларак юридик зат бөтенләй юк», - диде Гөлнара Габдрахманова.

Штраф күләме 2007 елдан бирле үзгәрмәде. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белгечләре исәпләп чыгарганча, 1000 сумга якын сумманы тәшкил иткән штрафларның мондый күләме тиешле документларны тутыру белән бәйле чыгымнарны да капламый. Суд практикасы күрсәткәнчә, күрсәтелгән чаралар барлык милек формасындагы оешмаларның вазифаи затларына тиешле йогынты ясамый.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексына штраф күләмен арттыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында инициатива белән чыкты. Идел буе федераль округыннан килгән коллегалар инициативаны хупладылар, предприятиеләрнең архивларын тикшерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Оренбург өлкәсе Архив эшләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Рубин Оренбург өлкәсе территориясендә административ хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең барлыкка килүе һәм эшчәнлеге турында, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре буенча комитет рәисе Наталья Тойкина Удмурт Республикасында архив эше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашырганда яңа алымнар турында сөйләделәр.

Докладлар белән шулай ук Башкортостан Республикасы Архив эшләре идарәсенең архив эшен оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ирина Әсфәндиярова, «Башкортостан Республикасы Күмертау шәһәр округы архивы» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Любовь Попова чыгыш ясадылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикер алышкач, Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару органнарына “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” (архив эше өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафларны арттыру һәм юридик затлар өчен административ җаваплылык билгеләү җәһәтеннән, Россия Федерациясе архив хезмәтләренә юридик затларны һәм индивидуаль эшмәкәрләрне ликвидацияләү процедурасы турында хәбәр бирү мәсьәләләренә караган федераль законнарга үзгәрешләр кертү хакында, документларны Россия дәүләт һәм муниципаль архивларына саклауга тапшыру мәсьәләләре турында) Федераль закон проектын Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертү инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә, әлеге түгәрәк өстәл резолюциясе проектын Федераль архив агентлыгына җибәрергә карар кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International