Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 26 нчы апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:

- Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Н.Э. Баумана исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Казан милли тикшеренү технология университеты, ДАСУ «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге», АҖ «Вакууммаш», ААҖ «Татхимфармпрепараты», Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл җирлекләре Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, документларны хисапка алу исемлекләре, эш башкару буенча инструкцияләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International