Нурлат һәм Аксубай районнарында архив документларын саклау проблемалары буенча Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күчмә методик киңәшмәләре узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

2019 елның 13 маенда Татарстан Республикасының Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнарында архив документларын саклау, Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыру проблемаларына багышланган Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күчмә методик киңәшмәләре узды.

Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов оешма һәм предприятие җитәкчеләре, кече бизнес вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр каралды: Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыруның төп юнәлешләре, оешманы үзгәртеп кору һәм ликвидацияләү вакытында эш-хезмәт документларын тапшыру тәртибе, учреждение архивының эшен оештыру, гражданнарның эш-хезмәт документлары буенча мөрәҗәгатьләрен үтәү.

Киңәшмә кысаларында авыл җирлекләре башкарма комитетлары һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының архивлары өчен җаваплы затлары өчен методик семинар узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәтләр оештыру бүлеге мөдире Гөлнара Миңҗанова, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының документларның сакланышын тәэмин итү һәм дәүләт исәбенә алу секторы мөдире Чулпан Гыйниятуллина, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының документларның сакланышын тәэмин итү һәм дәүләт исәбенә алу секторы әйдәүче консультанты Гөлнара Галимова, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Чулпан Мөгыйнова, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәтләр оештыру бүлеге өлкән белгече Рузия Сингатуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт архивының мәгълүмати хезмәт күрсәтү буенча директор урынбасары Альбина Җиһангирова доклад ясадылар.

Архивчылар район укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Республика дәүләт архивының генеалогик мөрәҗәгатьләрен үтәү бүлегенең баш архивчысы Рамил Гаптерәхимов генеалогик тикшеренүләрнең дөрес итеп үткәрү юллары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International