Казан дәүләт мәдәният институтында студентлар «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә үткән практик эшләрен якладылар.
2нче һәм 3нче курс студентлары практиканы 2019 елның 4 февраленнән 30 маена кадәр уздылар. Практика дәвамында алар документлар системасын өйрәнделәр, документларның составы белән таныштылар, мәгълүматны документлаштыру, төрле эш документларын төзү буенча гамәли күнекмәләр алдылар.