2019 елның 27 маенда Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы базасында Татарстан Республикасы муниципаль архивлары җитәкчеләре өчен республика семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе оештырдылар.
Семинар-киңәшмәдә «Мөрәҗәгатьләрне үтәү. Проблемалар һәм аларны чишү юллары», «Татарстан Республикасы муниципаль архивлар арасында грант ярдәме алуга конкурста катнашуга әзерлек» темалары каралды.
Дәүләт архивы белгечләре үткәргән секцион утырышларда мәгариф, хезмәт хакы, ташламалы хезмәт стажы, бүләкләүләр һәм милек хокуклары турында мөрәҗәгатьләрне үтәү тәртибе тикшерелде. Муниципаль архив җитәкчеләре өчен генеалогик мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча мастер-класс үткәрелде.
Семинар кысаларында муниципаль архив җитәкчеләре Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән очраштылар. Очрашуда архив тармагы проблемалары, Татарстан Республикасы муниципаль архивлары өчен грант ярдәме алу буенча яңа конкурс турында фикер алыштылар. 2017 һәм 2018 ел конкурслары җиңүчеләре грантларны куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, проектларны конкурска рәсмиләштергәндә һәм яклаганда типик хаталарны да карадылар.