2019 елда үткәрелгән «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты боерыгы белән 2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында җиңүчеләр исемлеге расланды.

2019 елда конкурсның оештыру комитетына 908 гариза (2018 елда – 401 гариза) тапшырылды, шулардан 177 гариза 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдән булды (2018 елда – 64 гариза).

Җиңүчеләр исемлеге Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Эшчәнлек» бүлегенең «Грантлар, архив конкурслары» бүлекчәсенә урнаштырылды http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1898621.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International