Татарстан архивистлары Алтынчы Кырым-Мәскәү төбәкне өйрәнү архив укуларында катнаштылар

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

2019 елның 22-24 маенда Кырым Республикасының Гурзуф поселогында Алтынчы Кырым-Мәскәү төбәкне өйрәнү архив укулары үтте. Укуларны Кырым Республикасы Министрлар Советы, Федераль архив агентлыгы, Ялта шәһәре администрациясе һәм Россия дәүләт гуманитар университеты ярдәмендә Кырым Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты һәм Россия архивчы тарихчылар җәмгыятенең Кырым региональ бүлекчәсе оештырдылар.

Укуларда архив һәм музей учреждениеләре хезмәткәрләре, укытучылар, туган якны өйрәнүчеләр, студентлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Катнашучылар арасында Татарстан вәкилләре дә булды.

“Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесенең тематик мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлеге башлыгы, тарих фәннәре кандидаты Людмила Кузнецова һәм бүлекнең әйдәп баручы архивчысы Виталий Шипилов “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы документлары нигезендә Кырым һәм Татарстанның хезмәттәшлек тарихы” темасына чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Кырым һәм Татарстан Республикалары хезмәттәшлеге  тарихы буенча документлар күргәзмәсен дә үткәрделәр. Күргәзмә укуларда катнашучыларны һәм кунакларны бик кызыксындырды. Экспозиция белән Россия гуманитар университеты Тарих-архив институтының документлар белеме һәм технотрон архивлар факультеты деканы, чит ил төбәкләрен өйрәнү һәм тышкы сәясәт кафедрасы профессоры, Россия архивчы тарихчылар җәмгыяте идарәсе рәисенең беренче урынбасары Григорий Ланской да танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International