Дәүләт архивы хезмәткәренең фәнни эше федераль бүләккә лаек булды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Федераль архив агентлыгы коллегиясе 2015-2017 елларда Архив белеме, документлар белеме һәм археография өлкәсендә башкарылган хезмәт конкурсына йомгак ясады. Коллегиянең рәисе - Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов.

Конкурска «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең күргәзмә эшчәнлеге һәм публикацияләр секторы мөдире Ольга Федотова һәм Болгар ислам академиясе китапханәсе директоры Сөләйман Рәхимов төзегән «Приступая к своей биографии, не могу говорить только о себе…»  документлар җыентыгы тәкъдим ителгән иде.

Җыентыкта Казан губернасында туып-үскән яки XX гасыр башында губернада яшәгән шәхесләрнең автобиографияләре урын алган. Биографик мәгълүматлардан тыш, әлеге җыентык теге яки бу гаилә яшәгән мохит, төрле катлау кешеләренең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Конкурска тәкъдим ителгән эшләрне тикшереп, Коллегия «Документларны нәшер итү» номинациясендә Федераль архив агентлыгы дипломы белән Ольга Федотованы һәм Сөләйман Рәхимовны бүләкләргә карар бирде.

Росархив сайтында билгеләп үтелгәнчә, Конкурс Россия Федерациясе архив учреждениеләренең нәшер итү һәм фәнни-мәгълүмат эшчәнлегенең, электрон ресурсларының һәм  интернет-проектларының иң яхшы үрнәкләрен барлау мөмкинлеген ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International