Росреестрда предприятие архивларының актуаль проблемалары турында фикер алыштылар

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның 30 маенда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Архив эше буенча дәүләт комитеты катнашында «Оешма архивы: актуаль проблемалар һәм заманча таләпләр» темасына түгәрәк өстәл узды. «Түгәрәк өстәлне» Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова алып барды. Татарстан Росреестры тарафыннан җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина, Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасы тарафыннан директор вазифаларын башкаручы Анна Корнилова катнашты. Әлеге чара кысаларында документларның сакланышын тәэмин итү (законнар, саклау режимнары, архив эшләрен системага салу) һәм архив эшен оештыру мәсьәләләре каралды. Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, барлык документларны да «цифрага» күчерергә була, алай да документларны кәгазьдә, «тере имзалар» белән саклап калу бик мөһим. Хәзерге вакытта бөтен Россия буенча кәгазь рәвешендә генә булырга тиешле документлар исемлеген килештерү үткәрелә. Бу бик күп көч таләп итә торган процесс, чөнки һәр тармакның үз документлары. Әмма әлеге исемлек раслангач, күп кенә мәсьәләләр хәл ителәчәк, бу гражданнарның тормышын җиңеләйтәчәк.

Шулай ук архив эше белән шөгыльләнүче белгечләр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең архив сакланучы бүлмәләрендә булдылар. Анда архив эшен кулдан төпләү һәм аны норматив таләпләр нигезендә төзү буенча мастер-класс үткәрелде. Архив эше буенча Дәүләт комитеты документларның сакланышын тәэмин итү һәм дәүләт исәбенә алу секторы мөдире Чулпан Гыйниятуллина әйтүенчә, архив эше белән шөгыльләнүчеләргә оптималь шартлар булдыру бик мөһим, чөнки безнең бурыч документларны 50-60 елга түгел, ә мәңгелеккә саклап калу!

Чара тәмамланганнан соң Ада Зәйдуллина документларны саклау эшенең мөһимлеген билгеләп үтте, җентекле аңлатмалар биргән өчен Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты вәкилләренә рәхмәт белдерде. Билгеле булганча, Татарстанда Росреестр һәм Идел буе федераль округында урнашкан федераль кадастр палатасы филиаллары өчен архив саклагычы төзелә. Шуңа күрә бу юнәлештә актив хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәк.

Чыганак: Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International