2019 елның 30-31 маенда Нальчик шәһәрендә Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлары федераль һәм дәүләт архивлары фондларын баш саклаучыларының архив документларын саклауны тәэмин итү өлкәсендә эш тәҗрибәсен алмашу буенча семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Кабарда-Балкар Республикасының Федераль архив агентлыгы һәм архив хезмәте оештырды.
Семинар-киңәшмә эшендә Росархив, ВНИИДАД, федераль архивлар һәм Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округларга керүче Россия Федерациясенең 14 субъекты архив учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының төбәк дәүләт архивларында документлар сакланышын тәэмин итүче белгечләре бар иде. Киңәшмә эшендә 70тән артык кеше катнашты.
Чарада архивчылар башчәнлегенә карата мәсәләләр каралды: архив саклагычларның яңа мәйданнарына документаль комплексларны күчерүне оештыру, дәүләт архивларының матди-техник базасын ныгыту, документларны саклауның норматив режимнары булдыру, куллану һәм цифралаштыру процессында документларның сакланышы, табылмаган архив эшләрен барлау һәм эзләү, хәрби конфликтлар һәм гадәттән тыш хәлләр факторларыннан зыян күргән Россия Федерациясе Архив фондының уникаль һәм аеруча кыйммәтле документлары сакланышын тәэмин итүнең заманча алымнары һ. б. Документларны саклау һәм исәпкә алу эше практикасына, уникаль һәм аеруча кыйммәтле документларны ачыклау һәм исәпкә алу белән бәйле проблемалар комплексына заманча мәгълүмати технологияләр кертүгә, аларны реставрацияләү һәм иминият копиясен сайлап алуга, төзелгән иминият фондының сакланышына аеруча игътибар бирелде.
«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре докладлар белән чыгыш ясады. Документларны саклау һәм исәпкә алу буенча директор урынбасары Марина Левина архив документларын цифралаштыру вакытында сакланышын тәэмин итү тәҗрибәсе белән уртаклашты, дәүләт хакимияте органнары һәм учреждениеләр фондларының баш саклаучысы Наталья Горицкая архив документларының булуларын һәм торышларын тикшерү турында сөйләде.
Росархив матбугат хезмәте материаллары буенча