“Н.Г. Җиһанов Казан дәүләт исемендәге консерваториясе” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен тикшерү нәтиҗәләре: яңа күрсәтмә һәм административ хокук бозу турында протокол

2019 елның 28 июне, җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан алдан бирелгән күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү максатыннан “Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә планнан тыш тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында алдан бирелгән күрсәтмәнең үтәлмәгәнлеге ачыкланды.Шуңа курә архив эше турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны бетерү турында яңа күрсәтмә бирелде һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 19.5 маддәсенең 1 нче бүлеге нигезендә административ хокук бозу турында протокол төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International