Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлеген планлы рәвештә тикшерде.
Тикшерү 2019 елның 5-25 июнендә 2019 елга җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә вазыйфаи затлары эшчәнлегенә планлы тикшерүләр үткәрү, шул исәптән дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча расланган планы нигезендә үткәрелде.
Башкарма комитетның архив бүлегендә 25600 саклау берәмлегеннән торган 171 фонд саклана. Шулардан 114 фонд (18419 саклау берәмлеге) идарә документларыннан, 51 фонд (7084 саклау берәмлеге) эш-хезмәт документларыннан, 34 саклау берәмлеге фотодокументлардан гыйбарәт.
Оешма-чыганаклар исемлегенә районның 35 оешмасы кергән.
2019 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр архив бүлеге тарафыннан 470 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулардан 433-социаль-хокукый, 27-тематик, 10-милли-хокукый характердагы мөрәҗәгатьләр.
Тикшерү барышында Архив эше турындагы законнарны бозу очраклары ачыкланмады.