Татарстан Республикасы Дәүләт архивына Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм министрлык хезмәткәрләре килде. Кунаклар өчен экскурсияне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Алмаз Ибраһимов һәм директор урынбасарлары үткәрде.
Кунакларга архив эшенең үзенчәлекләре, халык мөрәҗәгатьләрен үтәү тәртибе, документларны эзләү яңа системасының һәм бердәм архив мәгълүмат системасының эш принциплары турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының иң кыйммәтле – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы архив фондының уникаль документлары дәүләт реестрына кертелгән документларын күрсәттеләр. Алар арасында – «Сибайвахи» китабы» кулъязмасы (XII гасыр); Иван IV нең Зөя Богородица монастыре архимандриты Германга ярлыкаш грамотасы (1555 ел) һәм башкалар.
Күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре кунакларга Татарстан АССР тарихына багышланган документлар күргәзмәсе буенча экскурсия үткәрделәр.