2019 елның 18 июлендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениясенең Татарстан Республикасы архив фондын тулыландыру бүлеге баш архивчысы Тамара Платонова документларга экспертиза үткәрү һәм аларны даими саклауга сайлап алу буенча ярдәм күрсәтү өчен Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының архив бүлегендә булды.