Архив документларын саклау, теркәү һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артырга мөмкин. Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы Дәүләт Думасына архив документларын саклау, комплектлау, исәптә тоту һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттырырга тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген парламентның 49 нчы утырышында билгеле булды.
РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 13.20 маддәсе буенча гражданнар һәм вазифаи затлар өчен штрафларны арттыру, шулай ук юридик затларга штрафлар кертү ниятләнә. Парламентарийлар РФ Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон инициативасын хуплады.
Татарстанның Архив эше буенча дәүлт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, гражданнар өчен штраф 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр билгеләнә. Юридик затлар өчен 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф кертелә. Хәзер исә кодексның 13.20 маддәсе санкцияләре гражданнар өчен 100 сумнан 300 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 300 сумнан 500 сумга кадәр тәшкил итә.
"Бу өлкәдә пробелма бар. Үз стажын раслый алмаган кешеләр күп. Безнең мөрәҗәгать бу мәсьәләдә тәртип салырга булышыр дип уйлыйбыз", - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы исемлегендә документлары кайдалыгы билгесез булган 1000нән артык оешма исәпләнә. Ләкин мондый оешмаларның документларына гражданнарда ихтыяҗ бар.