Бүрәнәдә капчык белән сугышу, футбол, аркан тартышу: Татарстан архивчылары көчтә һәм җитезлектә ярышты.

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 17 июлендә Биектау бистәсенең «Казан арты» паркында архив хезмәткәрләре арасында зур спорт бәйрәме узды. 150 гә якын кеше – Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Биектау җирендә кунакта булдылар. Алар командаларга бүленеп, үзара спорт һәм җитез команда исеме өчен ярыштылар.

Профессиональ велосипедчы буларак Айдар Галимов ике тәгәрмәчле дустында каршылыклар арасында җиңелчә маневр ясый. Җиңүгә омтылыш «Зәңгәр» командасына Спартакиадада барлык спорт сынауларын уңышлы үтәргә мөмкинлек бирде. Айдар үзе бу чарага килгәнче, кайбер хезмәттәшләрен бөтенләй белмәгән. Әмма команда рухы һәм спорт һәвәслеге җиңеллек белән архив эше осталарын берләштерде.

Ярышлардан берәү дә читтә калмады. Берәүләр берничә командага бүленеп ярышларда катнаштылар,  икенчеләре хезмәттәшләре өчен җан аттылар.

Иң истә калырлык һәм эмоциональ ярышларның берсе аркан тартышу булды. Биредә командалар архив хезмәткәрләренең кәгазьдә казына торган тын хезмәткәрләр турында стереотипларга туры килмәвен күрсәтте. Җанатарлар аларны яңа хис-кичерешләргә этәрде. Бу ярыштан тыш капчык киеп йөгерү, футбол, йөгерү һәм башка бик күп ярышлар булды.

Кешеләр ял итсен, саф авыл һавасы белән суласын өчен менә шундый уеннар оештырырга булдык. Монда искиткеч мәйданчык. Футбол, баскетбол уйнарга була – дип өстәде Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Соңыннан традицион рәвештә алдынгы спортчыларны һәм иң көчле команданы бүләкләү булды. Һәм ул «Зәңгәр» командасы булды. Чемпионнар кубогын һәм истәлекле дипломнарны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды.

 

«Биектау хәбәрләре» газетасы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International