2019 елның 16 августында Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының коллегиясе утырышы узды. Утырышта Росархив җитәкчесе урынбасары О.В.Наумов һәм Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г.Зыятдинов катнаштылар.
Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе В.С.Тимиряев Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыру җәһәтеннән Югары Ослан муниципаль районының потенциалына күзәтү ясады. Коллегия утырышында шулай ук Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты эш башкару идарәсенең архив бүлеге җитәкчесе Л.М.Шәмсевәлиева, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Г.Х.Хәмәтшина, Буа үзәк район хастаханәсе баш табибы Р.Ә.Сәмерханов чыгыш ясадылар. Чыгышларга йомгак ясап, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З.Габдрахманова Татарстанда муниципаль архивларның үсешенә стратегик алым куллану турында сөйләде.
Утырышта катнашучыларга Сарман һәм Түбән Кама муниципаль районнары җитәкчеләре тарафыннан хәзерләнгән "Хезмәттәшлек - уңышка юл: архив һәм оешма-чыганаклар" һәм "Архивта ничек илһам табарга" темаларына мастер-класслар тәкъдим ителде.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлеге җитәкчесе утырышта катнашучыларны архив документлары күргәзмәсе белән таныштырды.
Коллегия утырышын йомгаклап, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты бүләкләре өләшенде, коллегия резолюциясе проекты каралды, нәтиҗәләр ясалды.