Коллеголарга методик ярдәм

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының медицина оешмаларына медицина карталарына инвентаризация үткәрү буенча укулар үткәрелде.  

Укуларда документларны саклауны оештыру, аларга экспертиза ясау, медицина карталарын инвентаризацияләү һәм башка мәсьәләләр яктыртылды. Медицина оешмаларына архив эшен алып бару буенча киңәшләр бирелде һәм Республика клиник хастаханәсенең идарә һәм медицина документлары архивларына экскурсия уздырылды. Укуда медицина оешмаларының 100дән артык хезмәткәре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International