Дәүләт архивында "Татарстан Республикасы Алман Йорты" оешмасы вәкилләре булды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

6 сентябрьдә "Татарстан Республикасы дәүләт архивы" дәүләт бюджет учреждениесендә "Татарстан Республикасы Алман Йорты" оешмасы вәкилләре өчен шәҗәрә төзү буенча мастер-класс узды.

Кунакларны 19-20 йөзләрдә Казанда яшәгән алман чыгышлы мәшһүр нәселләрнең вәкилләре - Казан университеты ректоры Карл Фукс, Казан университеты химия кафедрасы профессоры Карл Клаус, зоология профессоры Эдуард Эверсман һәм аның улы Александр Эверсман, хәзерге Бауман урамындагы даруханәне нигезләгән Иоганн Бренинг турында архив документлары белән таныштырдылар. Кунакларга шулай ук лютеран, рим-католик, мөселман метрика дәфтәрләрен, православ клир һәм исповедь дәфтәрләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International