Татархивы.рф сайтында императрица Мария исемендәге хатын-кызлар гимназиясе оешуының 160 еллыгына багышланган виртуаль күргәзмә урнаштырылды.
“Татарстан Республикасы дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесендә кызлар өчен беренче уку йорты булган бу гимназия турында документлар саклана. Ул беренче класслы императрица Мария Александровна исемендәге хатын-кызлар уку йорты булган. 1869 елда уку йорты гимназия статусына ия була. Укучыларга түбәндәге фәннәр укытылган: дин дәресләре, рус теле, хисап, география, тарих, табигый тарих һәм башкалар. Моннан тыш теләүчеләр рәсем, җыр, бию, музыка, немец һәм француз телләренә өйрәнә алган. Укучыларга ел саен имтиханнар үткәрелгән һәм аларны уңышлы тапшырган укучылар китаплар һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
Гимназия кызлары алъяпкычлы көрән күлмәк киеп йөргәннәр, аларга бизәнү әйберләре белән кулланырга, сәгать, модалы аяк киеме кию тыелган.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: http://xn--80aagx3bjb0a0d.xn--p1ai/ru/content/%D0%BA-160-%E2%80%93-%D0%BB%D0%B5%D1%82%D0%B8%D1%8E-%D1%81%D0%BE-%D0%B4%D0%BD%D1%8F-%D0%BE%D0%B1%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D1%8F-%D0%BC%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%B8%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B9-%D0%B6%D0%B5%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B9-%D0%B3%D0%B8%D0%BC%D0%BD%D0%B0%D0%B7%D0%B8%D0%B8