Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты методик семинар үткәрде

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ведомство карамагындагы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен видеоконференц-элемтә режимында методик семинар үткәрелде.

Семинарда каралган мәсьәләләр: архивны тулыландыру, документларны исәпкә алу һәм аларның сакланышын тәэмин итү, архив эшләрен формалаштыру тәртибе, законнар базасы, архив эшләре номенклатурасы, даими сакланучы һәм эш-хезмәт документларының исемлеген төзү нигезләре, шәхси документларны эзләп табу һәм саклау.

Докладлар һәм презентацияләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак. Мондый методик семинарларны үткәрү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International