Ульяновск шәһәрендә өлкә архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. 2019 елның 17 сентябрендә И.А. Гончаров тарихи-мемориаль үзәк-музеенда «Архивлар үткәннән бүгенге көнгә кадәр» XVI төбәкара тарихи-архив конференциясе узды, Ульяновск шәһәренең драма театрында Зур архив җыелышы булды.
Конференциянең хөрмәтле кунаклары – Түбән Новгород өлкәсе Архив эшләре комитеты җитәкчесе, Идел буе федераль округы архив оешмаларының Фәнни-методик советы рәисе Б.М. Пудалов, Татарстан, Мордовия, Чувашия, Пенза өлкәсе архив хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, дәүләт, муниципаль һәм ведомство архивлары ветераннары һәм архивчылары, югары уку йортлары фәнни хезмәткәрләре, Ульяновск шәһәре һәм Ульяновск өлкәсенең туган якны өйрәнүчеләре. Татарстан Республикасыннан чараларда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илфат Сөнгатуллин һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Марина Левина катнаштылар. Илфат Сөнгатуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм хезмәттәшләрен юбилей белән котлады.