Дәүләт архивында танылган кешеләр тормышы: Татарстан архив фонды республиканың күренекле эшлеклеләренең шәхси материаллары белән тулыланды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы архив фонды республиканың күренекле сәясәт, мәдәният, спорт эшлеклеләренең яңа коллекцияләре белән тулыланды. Ф.Х. Мөхәммәтшин, Р. Р. Ратникова, Ф. С. Сибагатуллин, К. Ш. Сатиев, В. А. Леонов, И. В. Полякова үзләренең документларын, фотографияләрен, кулъязмаларын һәм хатларын тапшырдылар.

Аңарчы Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәткәрләре Мәскәү шәһәрендә И.Ф. Табеев белән очраштылар. Ул Дәүләт архивына КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф.А. Табеевның шәхси материалларын тапшырды. Очрашу нәтиҗәләре буенча Ф.А. Табеевның шәхси фонды 150 документ белән тулыланды, бу документлар арасында шәхси фотографияләр, таныклыклар, үз кулы белән язган автобиографиясе, XX гасыр башына бәйле башка төр документлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International