Россия Дәүләтфильм фондындагы фильмнар ничек реставрацияләнә: Татарстан архивчылары Мәскәү коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнделәр

2019 елның 20 сентябре, җомга

 Татарстан архивчылары Россия Федерациясенең иң зур кинофильмнар архивында – Дәүләтфильм фондында булдылар. Анда 30 киностудиянең, шул исәптән «Мосфильм», «Ленфильм», Горький исемендәге киностудия һ.б. негативлары саклана. Россия Дәүләтфильм фондының коллекциясендә 70 меңнән артык негатив – бертуган Люмьерларның фильмнарыннан алып хәзерге Россия һәм чит ил кинематографы картиналарына хәтле. Шулай ук кино темасы белән бәйле 450 меңгә якын әйбер саклана: плакатлар, фоторграфияләр, әдәби сценарийлар, монтаж битләре һәм башкалар.

Татарстан делегациясе составы «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры А. Р. Ибраһимов, аудиовизуаль документлар һәм мәҗбүри нөсхә саклау буенча директор урынбасары С. Н. Горохов, архив технологияләрен автоматизацияләү бүлеге башлыгы Р.М. Газизуллин. Татарстан архивчылары киноархив эше белән таныштылар.

Киноархив “Мәдәният” проект кысаларында Россия Дәүләтфильм фондының бөтен коллекциясен якын елларда цифралаштырачак.

Татарстан архивчылары кинотасманы физик реставрацияләү  лаборатория комплексында һәм архив кинодокументларын цифрлаштыру буенча заманча комплекста булдылар, Россия Дәүләтфильм фондының  директоры Н.А. Малаков һәм цифрлы технологияләр үзәге директоры И.В. Дюбин белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International