Татархивы.рф сайтында «Маньчжуриядәге татар җәмгыяте тормышыннан» исемле виртуаль күргәзмә урнаштырылды.
Маньчжуриядә яшәүче татарлар һәрвакыт ватандашлары белән тыгыз элемтәдә тордылар. Дини бәйрәмнәрдән тыш, алар өчен татар халкының иң яраткан «Сабантуй» бәйрәме дә үз әһәмиятен саклап калган.
Әлеге күргәзмә Хабаровск крае Хөкүмәте гражданлык хәле актларын теркәү һәм архив эшләре буенча комитеты һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасындагы Архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде. Күргәзмәдә «Хабаровск крае Дәүләт архивы» край дәүләт бюджет учреждениесе һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе фондларыннан документлар тәкъдим ителде.
Виртуаль күргәзмә сылтама буенча