Казахстан тарихының 400 бите Татарстан архивларында: Казахстан галимнәре Казанда үз республика тарихларының аз өйрәнелгән фактларын ачыклыйлар

2019 елның 27 сентябре, җомга

Казанга «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе документларын өйрәнү өчен Казахстан Республикасы галимнәре һәм архивчылары килде. Фәнни экспедиция составында: «Костанай өлкәсе акиматының мәгълүматлаштыру, дәүләт хезмәтләре һәм архивлары идарәсенең» архив эше һәм методология бүлеге җитәкчесе Солтанат Тащанова, Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы фәннәр комитетының «Ч.Ч. Вәлиханов исемендәге Тарих һәм этнология институты» Республика дәүләт казна предприятиесенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Галия Шотанова,  Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы фәннәр комитетының «Дәүләт тарихы институты» директоры Аяган Буркитбай Гелман улы.

Экспедициянең максаты – Казахстан тарихы буенча элек билгеле булмаган архив документларын ачыклау һәм өйрәнү. Казахстанда «Архив – 2025» программасы кысаларында « Бөек дала тарихы һәм мәдәният турында чит ил архивларында һәм фондларында археологик эшләр (ачыклау, анализ, цифралаштыру)» алып бару проекты тормышка ашырыла.

Кунаклар Казан Император университеты, Казан укытучылар семинариясе, Казан ветеринария институты, Беренче Казан ирләр гимназиясе, Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты, Казан округ суды, Чистай өязе земство башлыклары съезды, Губерна земство идарәсе, Н.И. Ильминский, Н.Ф. Катанов һәм А.К. Казем-Бекның шәхси фондларын өйрәнәләр.

«Безне Казахстан тарихы буенча билгеле булмаган документаль чыганаклар һәм безнең республикадан чыккан кешеләр кызыксындыра. Безнең галимнәребез, мәгърифәтчеләребез Казан шәһәрендә югары белем алдылар, монда якташларыбыз турында бик күп мәгълүмат бар. Бөртекләп эзлибез, 400 бит таптык инде. Барысы да – ватаныбызның тарихы буенча әлегә өйрәнелмәгән фактлар», - дип билгеләп үтте Солтанат Тащанова.

Ачыкланган документлар арасында: көнчыгыш белгече, педагог-миссионер Николай Ильминскийның казахларны укыту һәм Казахстанда уку йортларын ачу, сөрелмәгән җирләрен үзләштерү чоры фотографияләре, 1960 елда урып-җыюда татарстанлыларның ярдәме турында документлар, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевның Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашуы буенча материаллар, шулай ук 2004 елда Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевның «Камаз» ачык акционерлык җәмгыятенә визиты.

«Күрсәтелгән ярдәм өчен Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчелегенә һәм Дәүләт архивындагы коллегаларга рәхмәтебезне белдерәбез», - диде Солтанат Тащанова.

Казахстан белгечләре яңа ачыкланган документлар исемлеген төзиячәкләр, җыентык бастырачаклар. Документларның сканы копияләрен архив мәгълүматлар базасында урнаштырачаклар, һәм һәр кулланучы аларны дистанцион рәвештә өйрәнә алачак.

Белешмә өчен: «Архив-2025» - җиде еллык программа, аңа Казахстан, Россия һәм чит ил архивларының борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр тикшеренүләре керәчәк. Белгечләрнең бурычы – архив мәгълүматларын җыю, цифралаштыру, аларны барлык кызыксынган экспертлар һәм киң җәмәгатьчелек өчен ачык итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International