Татархивы.рф сайтында «Мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе И.Гаспринскийның тормышы һәм эшчәнлеге» исемле виртуаль күргәзмә урнаштырылды.
2019 елда күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе һәм публицист Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 168 ел тула. Ул кырым татарларының сәясәтчесе һәм дини фикер иясе генә түгел, ә Кырым татарлары һәм Казан татарлары өчен дә бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле лидер булган. Исмаил Гаспринский халык мәктәбен торгызу, милли мәдәниятне үстерү, иҗтимагый оешмалар булдыру, туган телне һәм әдәбиятны реформалау өчен зур көч салган.
Күргәзмә Кырым Республикасы Архив эшләре буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек итү килешүне гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде. Күргәзмәдә «Кырым Республикасы Дәүләт архивы» Кырым Республикасы Дәүләт казна учреждениесе һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» Дәүләт бюджет учреждениесе фондларыннан документлар тәкъдим ителә.
Виртуаль күргәзмә сылтама буенча.