Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә эш башкару һәм мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре, гомуми белем бирү учреждениеләре, мәктәп-интернат, балалар йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары хезмәткәрләре өчен архив эше мәсьәләләре буенча видеоконференц-элемтә режимында методик семинар үткәрелде. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетынан һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивынан семинарда катнаштылар: Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резедә Шәйхетдинова, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүне оештыру бүлегенең җитәкчесе Гөлнара Минҗанова, әйдәп баручы консультанты Чулпан Гыйниятуллина һәм өлкән белгече Рузия Сингатуллина, Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыру һәм документларны туплау буенча Дәүләт архивы директоры урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчиклы.
Архивчылар белем бирү учреждениеләрендә архив эшен алып бару тәртибе, архив туплау тәртибе, документларны исәпкә алу һәм саклау, эшләр номенклатурасы, даими сакланучы һәм эш-хезмәт документларының исемлеген төзү нигезләре, шәхси документларны эзләп табу һәм саклау тәртибе турында сөйләделәр.