Салехард шәһәрендә юбилей чаралары: Татарстан архивчылары коллегаларын юбилеи белән котладылар

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген, 1 октябрьдә, Ямало-Ненец автономияле округының Салехард шәһәрендә архив хезмәтенең 85 еллыгын билгеләп үтәләр. Тантаналы чараларда Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Алмаз Ибраһимов һәм Россиянең башка архив хезмәтләре җитәкчеләре катнаша.

Юбилей кысаларында «Ямало-Ненец автономияле округының Дәүләт архивы» дәүләт казна учреждениесенең яңа бинасын ачу тантанасы узды.  Кунакларны Дәүләт архивы юбилеена багышланган «Земля обетованная или TERRAINCOGNITA» дигән яңа экспозиция белән дә таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International