Кукмара районында архивчылар һәм эш кәгазьләрен алып баручылар өчен методик семинар узды

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрь Кукмара шәһәрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең архив бүлекләре хезмәткәрләре һәм эш кәгазьләрен алып баручылар өчен семинар үткәрделәр.

Семинарда архив эшләрен саклау, комплектлау, тәртипкә салу, исәпкә алу һәм тулыландыру буенча төп мәсьәләләр тикшерелде, шулай ук документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча мастер-класс узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International