18 ноябрь көнне Лениногорскта Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары гаиләләре өчен ел саен үткәрелә торган «Эхо веков в истории семьи ‒ Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең беренче зона этабы узды.
Катнашучылар «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» исемле визит карточкасы белән шәҗәрә презентациясен үз эченә алган концерт номеры күрсәттеләр. Икенче конкурс ‒ милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе. Жюри әзерләнгән ризыкларның тәмен генә түгел, эстетик башкарылуын да бәяләде. Шәҗәрәләр презентациясендә бию номерының булуы, барлык гаилә әгъзаларының катнашуы, акробатик элементлар булуы һәм башкалар исәпкә алынды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны Ютазы районыннан Латыйповлар гаиләсе, 2 урынны Лениногорск районыннан Камалетдиновлар гаиләсе, 3 урынны Азнакай районыннан Солтановлар гаиләсе алды.
Казанда узачак республика турында Латыйповлар гаиләсе катнашачак.