Яр Чаллы шәһәрендә «Эхо веков в истории семьи ‒ Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды. Актаныш, Зәй, Минзәлә, Тукай муниципаль районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән гаиләләр катнашты.
Конкурс берничә этаптан торды: милли ризык, милли костюмнар, гаиләнең визит карточкасы (гаилә традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдир итү), акробатик күнегүләр, биюләр, җырлар һәм хәтта бубенда уйнау белән чыгыш ясап, гаиләнең яшь вәкилләре актив рәвештә үз талантларын күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны Минзәлә районыннан Камаловлар-Гыйльфановлар гаиләсе, 2 урынны Яр Чаллы шәһәреннән Имаметдиновлар гаиләсе, 3 урынны Актаныш районыннан Гизбатуллиннар гаиләсе. яулады
Камаловлар-Гыйльфановлар гаиләсе республика этабында катнашачак.
«Мензеля» газетасы материаллары буенча